«Дуслыкның якты дөньясы» изгелек дәресе (6+)

30 сентябрьдә 8 нче санлы китапханәдә яшь китап сөючеләр өчен «Дуслыкның якты дөньясы» дигән изгелек дәресе узды. Чарага «Без төрле, әмма без бергә!» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда халыклар, төрле милләтләрнең мәдәни гореф-гадәтләре турында әдәбият, шулай ук матур әдәбият әсәрләре тәкъдим ителде. 

8ф
(1)IMG_1368
(2)IMG_1388
Китапханәче балалар белән бергә тагын бер кат Россиянең күпмилләтле ил булуын искә төшерде, тыныч заманда анда яшәүче халыклар турында сөйләште. Укучылар өчен  «Мәкальне җый», «Төрле халыклар табышмаклары», «Кроссворд төзе» кебек тапкырлыкка һәм зирәклеккә биремнәр әзерләнгән иде. Чара азагында балалар «Дуслык кануны»н атады, һәм шулай ук якыннарыңны сакларга һәм һәрвакыт кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтнең алтын кагыйдәсе – «үзебезгә нинди мөнәсәбәт булуын теләсәк, башкаларга да шундый мөнәсәбәттә булырга тиешбез» дигәнне үтәргә кирәклеге турында нәтиҗә ясады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: