«Яхшылык – тылсымлы көч» яхшылык сәгате (6+)
19
Март 2024
Сишәмбе
19 март көнне Үзәк балалар модель китапханәсендә язучы, педагог Константин Ушинский иҗатына багышланган «Яхшылык – тылсымлы көч» дигән яхшылык сәгате узды. Бик теләп «Слепая лошадь» мультфильмын карадылар һәм, фикер алышу барышында үз сүзеңдә тора белүнең никадәр мөһим булуы турында нәтиҗә ясадылар. Кызлар һәм малайлар «Яхшылык һәм явызлык үлчәүләре» уенында уйнады, һәм нинди кешене яхшы дип атарга мөмкин булуы, нинди гамәлләрнең кешене бизәве турында уйланды, һәм шулай ук үз якыннары, дуслары һәм йорт хайваннарына карата яхшылык кылу мисалларын китерде. Чара азагында балалар «Яхшы сүзләр әйт» бәйгесендә катнашты. |