«Интернетта үзеңне сакла» куркынычсызлык дәресе (6+)


16 нчы санлы китапханә «Куркынычсыз Рунет атналыгы» Бөтенроссия акциясе кысаларында башлангыч сыйныфлар өчен «Интернетта үзеңне сакла» дигән куркынычсызлык дәресе уздырды. Китапханәче балалар интернет киңлегендә еш очраша торган төп куркынычларга (фишинг, фарминг, кибер-хулиганлык, компьютер вирусы һ.б.) кыскача тасвирлама бирде, Челтәрдә үзеңне тоту кагыйдәләре һәм Интернет-мошенникларны ничек танырга мөмкин булуы турында сөйләделәр. Дәрес вакытында балалар үз шәхси мәгълүматларыңны ничек сакларга, Интернеттагы шикле хатларга ничек карарга, шулай ук андый очракларда нишләргә кирәклеге, Интернет челтәрендәге мәгълүматның дөресме-юкмы икәнен ничек тикшерергә икәнлеген белде. Укучылар, «Челтәрдә куркынычсызлык кагыйдәләре белгечләре» викторинасында катнашып, үз белемнәрен тикшерде. Чара азагында балалар «Куркынычсыз интернет» дигән танып белү видеоролигын карады.

20250214_110231
20250214_110822
20250214_111506
20250214_111525
20250214_112509

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: