«Куркынычсызлык – беренче чиратта»: куркынычсызлык дәресе (12+)

8 сентябрь көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге «Куркынычсызлык – беренче чиратта» дигән куркынычсызлык дәресе уздырды.

Безопасность прежде всего
IMG_3924
IMG_3920

Балалар кешелек белән бергә XXI гасырга килеп кергән террорчылык һәм экстремистлыкның бүгенге көндә зур проблемага әйләнүе турында белде. Китапханәче чарага килүчеләргә төрле террорчылык һөҗүме турында сөйләде. Теракт куркынычы янаганда үз-үзеңне дөрес тоту, экстремаль хәлләрдә куркынычсызлык чаралары һәм гражданлык уяулыгына аеруча игътибар бирелде. Яшүсмерләргә видео-презентация күрсәтелде, ул катлаулы хәлләр килеп чыккан очракта үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында белемнәрен ныгытырга ярдәм итте. 

Алга таба укучыларга тормышларына куркыныч янарга мөмкин булган төрле хәлләр белән биремнәр тәкъдим ителде. 
Чара азагында һәрберсе үзенең ни өчен тынычлык өчен һәм террорга каршы булуы турында үз фикерен белдерде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: