«Гаилә – бәхет учагы» урам акциясе (16+)

15 май көнне дөньяның күп кенә илләре Халыкара гаилә көнен бәйрәм итә. Гаилә – һәрберебез өчен тормышта иң төп, кадерле нәрсә ул. Гаилә – ул якын, иң яраткан, үрнәк бирүче, бер-берсен кайгыртучы кешеләр. Әлеге бәйрәм якынлашканда 1 нче санлы китапханә «Театр» паркында «Гаилә – бәхет учагы» дигән урам акциясе уздырды. Паркта үтеп баручылар өчен «Гаиләдән дә кадерлерәк ни бар?» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда гаиләдә килеп чыга торган катлаулы тормыш хәлләрен чишүдә ярдәм итәрлек, файдалы әдәбият сайлап урнаштырылды. Акциядә катнашучылар китапханәче сөйләгәннәрдән әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында белде һәм Халыкара Гаилә көне белән котлау сүзләре кабул итте. 

Поделиться: