«Мәхәббәт һәм тугрылык» – гаиләнең ике канаты» урам акциясе (12+)

15 май, Халыкара гаилә көнендә, 1 нче санлы мәгълүмати китапханә үзәге Гренада паркында ял итүчеләр өчен «Мәхәббәт һәм тугрылык» – гаиләнең ике канаты» дигән урам акциясе уздырды. Россиядә Гаилә елы кысаларында үткәрелүче акция — үз якыннарыңа мәхәббәт, рәхмәт хисләреңне белдерү һәм гаилә җепләрен ныгыту өчен бер сәбәп. Китапханә хезмәткәрләре үтеп баручыларны Халыкара Гаилә көне белән тәбрикләде, аларга бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләде. 

уцапуапу
IMG_6890
PHOTO-2024-05-15-15-42-06

Катнашучыларга «Гаилә портреты», «Халык әйтсә – хак әйтә», «Мин үз баламны яхшы беләмме?», «Нәниләр авызыннан» дигән кызыклы бәйгеләрдә катнашу мөмкинлеге тудырылды. Балалар әти-әниләре белән бергә бик теләп гаилә кыйммәтләре турында викторина сорауларына җавап бирде, гаилә турында мәкаль-әйтемнәрне җыйды. Чара азагында укучыларга гаилә белән уку өчен китаплар тәкъдим ителде һәм китапханәгә чакыру белән мәгълүмат буклетлары тапшырылды. Урам акцияләре гаиләләрне китапханәгә җәлеп итүдә һәм гаилә белән уку традициясен торгызуга ярдәм итә.  

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: