«Китапханә мәйданчыгы: җәй көне укырга рәхәт!» урам акциясе (6+)
3
Июль 2024
Чәршәмбе
2 июль көнне 17 нче санлы китапханә хезмәткәрләре ишегалды мәйданчыгында микрорайонда яшәүчеләр өчен чара уздырды. Җәй – каникуллар чоры, балаларның буш вакытлары күп. Әле тагын җәй – ул китап уку өчен менә дигән вакыт! Теләге булганнар китапханәгә кайткан яңа китаплар һәм журналлар белән таныша алды, күңелле бәйгеләрдә, әдәби викториналарда катнашты, спорт уеннары уйнады. Барлык катнашучылар китапханәгә чакыру алды. |