«Уйнар сәхнәң булу – бәхет»: туры эфир кунагы – Эмиль Талипов (12+)

Театр — яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
Театр көлдерәдер, уйнатадыр,
Тагы үткән гомерне уйлатадыр.

16 апрель көнне шәһәр үзәк китапханәсенең ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә туры эфирда ТРның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе һәм «Тантана» театраль премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар академия театры актеры Эмиль Талипов белән очрашу үтте.
Очрашу әңгәмә формасында барды. Актер үзенең осталыгы серләре, һөнәри юлының ничек башлануы һәм үсеше, һәм шулай ук татар театры тарихыннан кызыклы фактлар белән уртаклашты. Эмиль Талипов Муса Җәлил һәм Хәсән Туфан шигырьләрен сәнгатьчә югарылыкта укуы белән барыбызны да сокландырды. Театр эшчәнлегенең киләчәге турында сөйләде һәм китапханәгә китаплар бүләк итте. Онлайн-очрашу бик җылы рухта үтте.

 

Поделиться: