«Бар заманнар һәм халыклар мөгаллиме: Януш Корчак» (12+)
14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре 20 апрель көнне Укытучы һәм остаз елына багышланган «Бар заманнар һәм халыклар мөгаллиме: Януш Корчак» дигән телдән журнал үткәрде. Очрашу башында мәктәп китапханәсе мөдире Русанова Надежда Николаевна кеше тормышында укытучының мөһим ролен, һәрберебезнең күңелендә җылы һәм якты истәлекләр калдырган укытучысы булуын билгеләп үтте. Һәм шундыйларның берсе, кешеләр йөрәгендә мәңгегә уелып калган күренекле поляк мөгаллиме, табиб, язучы, җәмәгать эшлеклесе Януш Корчак. Әлеге гаҗәеп кешенең идеясе, нигездә, бер була: тәрбияче үз балаларын яратырга тиеш. «Правила жизни» китабына аерым игътибар бирелде, анда 15 бүлектә Я. Корчакның төрле хәлләр өчен тормыш кагыйдәләре турында фикерләре бирелгән: «Урам», «Мәктәп», «Матур – матур түгел», «Уңай яклар – кимчелекләр» һ.б. Фикер алышу барышында, балалар, әлеге китапка ияреп, үз тормыш кагыйдәләрен язды: «Табигатьне сакларга…», «Өлкәннәрне кыерсытмаска…», «Көнләшмәскә, ямансуламаска…», «Теләсә кайсы хәлдә дә бирешмәскә…» һ.б. Чара азагында Януш Корчак һәм аның балалары турында истәлек буларак үзәкөзгеч җыр яңгырады. |