Дөньяга танылган галим (18+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «А. Д. Сахаров – дөньяга танылган галим» исемле тарих сәгате үткәрелде.

Күренекле галим һәм академик А.Д.Сахаровның тууына 100 ел тулуга багышланган «Үз язмышы дәрәҗәсендә» мультимедиалы презентациясе ярдәмендә чарага килүчеләр аның тормыш юлы, хезмәт эшчәнлеге белән танышты. Андрей Дмитриевич Сахаровның кеше хокукларын яклау өчен күп көч куюы турында белде, аның тормыш юлыннан кызыклы вакыйгалар һәм аның фәнни казанышлары белән танышты. 
Очрашуда катнашучыларга «Академик, кеше хокуклары өчен көрәшүче» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: