Һәр балачакның үз карашы (12+)

14 нче санлы китапханә яшүсмерләр өчен Альберт Лиханов әсәрләре буенча «Һәр балачакның үз карашы» дигән чара уздырды. 

У всякого детства свои глаза
1637148797923
1. А.Лиханов
2. А. Лиханов
3. А. Лиханов

Кайвакыт кызыклы китап белән бер тапкыр очрашу да үзең өчен мөһим берәр нәрсәне аңлау өчен ачкыч булырга мөмкин. Укучы өчен шундый әһәмиятле мизгелләрнең берсе – танылган балалар язучысы Альберт Анатольевич Лиханов иҗаты белән танышу. Балалар Альберт Анатольевичның язучы гына түгел, ә беренче Россия Балалар хәйрия фондына нигез салучы, балалар фәнни-эзләнү институты директоры да булуын белде. «Яхшылык кылмаган бер көн дә булмаска тиеш» дигән сүзләрне язучы үзенә шигарь итеп алган.

Китапханәче яшүсмерләрне Альберт Лихановның «Никто», «Солнечное затмение», «Мальчик, которому не больно», «Эх, вы» кебек күркәм әсәрләре белән таныштырды. Язучының барлык китаплары балалар һәм аларны яклау турында. Хикәяләре сугыш чоры малае турындамы, әллә бүгенге көндә яшәүче инвалид кыз турындамы, яшьләрнең үз дөньясына, үз шәхесенә, мәхәббәткә, дуслыкка, кешелек мөнәсәбәтләренә булган хокукларын яклап язылган. Аның китаплары безне тирән уйлануларга этәрә. Балалар, китаплар буенча фикер алышу барышында «Андый китапларны укып, күңелең чистара, яхшы гамәлләр кылу, башкаларга булышу теләге уяна», – дип, үз фикерләре белән уртаклашты. Чара «Альберт Лиханов китапларын укыйбыз» дигән презентацияне күрсәтү белән тәмамланды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: