«Сугыш урлаган балачак» («У войны недетское лицо»). Даниил Гранин китабы буенча (+12)

23 гыйнварда 14 нче санлы китапханә, урта мәктәп яшендәге укучылар өчен, язучы Даниил Гранинның тууына 100 ел тулу һәм Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел булуга багышланган чара уздырды. Иң башта китапханәче балаларны Даниил Гранинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, әсәрләрендә чагылыш тапкан төп темалар билгеләнде.

IMG_20190123_133136
IMG-20190123-WA0010
IMG-20190123-WA0024
IMG-20190123-WA0030
IMG-20190123-WA0035

Укучыларга үзе дә Бөек Ватан сугышы ветераны булган язучының 2014 елда немец Бундестагында депутатлар һәм канцлер алдында Ленинград блокадасы һәм сугыш турында ясаган чыгышының видеоязмасы күрсәтелде.

Даниил Гранинның Алесь Адамович белән бергә язган «Блокада китабы» («Блокадная книга») документаль әсәрен уку һәм фикерләр белән уртаклашу чараның кульминация  өлеше булды. Яшүсмерләргә авторларның, шушы коточкыч вакыйганы үз башыннан кичергән кешеләр авызыннан истәлекләрен язып алып, зур эш башкарулары хакында сөйләнде. Йөрәкләрендәге әрнү хисе һаман да суынмаган кешеләрнең блокада тормышы нечкәлекләрен сурәтләп сөйләгәннәрен күз яшьләре аша үз йөрәкләреннән кичергән алар.

Укучылар «Блокада китабы»ннан өзекләр укыды. Ленинградлыларның үз башыннан кичергәннәре турындагы хикәяләр бер кешене дә битараф калдырмады. Шәһәр блокадасында 3 миллионлап кеше, шул исәптән 400 мең бала кала. Шуларның берсе булган 16 яшьлек яшүсмер язган «Юра Рябинкин көндәлеге» китапта аерым урын алып тора.

Китап белән танышканнан соң, балалар китапханә сорауларына җавап бирде. Алар актив рәвештә китап буенча үз фикерләре белән уртаклашты, ул, чыннан да, балаларның күңелләренә үтеп керде.

Чара азагында китапханәче укучыларга Ленинград блокадасына багышланган һәйкәлләр турында мәгълүмат бирде. 1968 елда һәлак булган балалар истәлегенә «Тормыш чәчәге» монументы ачыла. Һәйкәл янында блокада дәвам иткән көннәр санынча 900 каен агачы утыртыла. Балалар тагын бер кызыклы факт турында белде: блокада чорында ленинградлылар күкрәкләрендә томшыгына хат капкан карлыгач билгесен тагып йөргән. Ул фашистларга җавап рәвешендә, шәһәргә хәтта кош та үтеп керә алмас дигәнне аңлаткан. Яшүсмерләрнең һәрберсенә истәлек итеп әлеге символ бүләк ителде.

Рус теле һәм әдәбияты укытучы Лариса Николаевна Левшенко балаларга өй эше итеп «Ни өчен бу китапны Россиянең һәр гражданы укып чыгарга тиеш?» дигән темага инша язарга кушты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: