Сугыш хатын-кыз өчен түгел (12+)

30 май көнне 11 нче санлы китапханәдә яшьләр өчен «Сугыш хатын-кыз өчен түгел» дигән хәтер кичәсе уздырылды. Ул узган гасырның дәһшәтле кырыгынчы елларында туфлиләрен – солдат итегенә, күлмәкләрен шинельгә алыштырган хатын-кызларга багышланды. Алар шәфкать туташлары, табиблар, разведчиклар, снайперлар, танкчылар була. Хатын-кызлар ир-атлар белән бер сафта Ватан өчен көрәшә.

Презентация ярдәмендә китапханәче Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре турында сөйләде. Алар, батырлыклар кылып, яралы солдатларга ярдәм итеп һәм тәүлекләр буе фронт өчен хезмәт куеп, Җиңүгә зур өлеш керткән.  
«Бөек Ватан сугышы хатын-кыз геройлары. Кемнәр ул?» һәм «Зоя Космодемьянская турында чынбарлык» дигән документаль фильмнар күрсәтелде. Ольга Берггольц һәм Анна Ахматова шигырьләре яңгырады.
Язучылар Б. Васильевның «А зори здесь тихие» һәм «А завтра была война», В. Распутинның «Живи и помни», В. Закруткинның «Матерь человеческая», С. Алексеевичның «У войны не женское лицо»  Бөек Ватан сугышы турында әсәрләрен искә төшерделәр.

Чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды. Хәтер кичәсе беркемне дә битараф калдырмады.

Поделиться: