Һәрнәрсәнең үз тарихы (6+)

Үз тарихын сөйли алырлык әйберләр дә бар бу дөньяда. Бу бәхетле тыныч тормышны искә төшерүче гармун яки сугышка озатканда бүләк итеп бирелгән кулъяулык булырга мөмкин. Һәм, әлбәттә, фронтка җылы оекбашлар белән бергә җибәрелгән «Иң яхшы сугышчыга» дигән язулы кечкенә капчык – кисет. Менә шундый истәлекле һәм йөрәккә якын әйберләр турында сөйләүдән башланды 14 нче санлы китапханәдә оештырылган чара. 

Китапханәченең чыгышы «Бер әйбернең тарихы» видеоязмасы белән үрелеп барды, рус туган якны өйрәнү музееның «Ветераннар бүләкләре» дигән презентациясе күрсәтелде. Балалар Людмила Зыкина башкаруында яңгыраган «Кисет» җырының аудиоязмасын бик теләп тыңлады. Күп гаиләләрдә Бөек Ватан сугышы фронтларында көрәшкән ата-бабалары турында истәлекне саклаучы әйберләр бар икән, алар нинди дә булса бер вакыйга белән бәйле һәм бу тарих буыннан буынга күчеп килә. Сугышның утлы сукмакларыннан хуҗалары белән бергә атлаган әйберләр турында сөйләп, без тагын бер кат балаларга Бөек Ватан сугышы көрәшчеләренең батырлыгы һәм кыюлыгы турында искә төшерде. 
Чара азагында «Өчпочмаклы хат» мастер-классы үткәрелде, анда балалар ветераннар өчен котлау открыткалары ясады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: