Россия корабы штурвалы артында: Петр үзгәртеп корулары чоры (12+)

19 май көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге өлкән сыйныф укучылары өчен беренче император Петр I нең тууына 350 ел тулуга багышланган «Россия корабы штурвалы артында: Петр үзгәртеп корулары чоры» блицтурниры уздырды. Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар Бөек Петрның үзгәртеп корулары, хезмәт сөючәнлеге, алдан күрүчәнлеге турында белде,  Александр Сергеевич Пушкинның илебезне европа тибындагы империя дәрәҗәсенә күтәргән Петр реформаларының асылын чагылдыручы: «Россию поднял на дыбы» цитатасын искә төшерде.

Алга таба чара тарих белгечләре турниры формасында дәвам итте, анда командалар күбрәк дөрес җавап бирергә тырышты. Алар зур кызыксыну белән блиц-викторинада катнашты, «Петр Беренченең реформалары һәм башлангычлары» тесты сорауларына җавап бирде. Россия тарихында Петр I реформалары турында презентацияне карап, алган белемнәрен ныгыттылар.    

 

Поделиться: