Түребездә кунак бар
25 нче ноябрьдә 12 нче китапханә хезмәткәрләре “Кечкенә кораб” исемле 71нче балалар бакчасында шәһәрдәшебез, ТР Язучылар оешмасының Яр Чаллы бүлеге рәисе, ”Көмеш кыңгырау” газетасының баш мөхәррире, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премия иясе, танылган прозаик, шагыйрь, тәрҗемәче, әдәбият галиме, публицист Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин белән очрашу уздырды. Әлеге очрашу Русиядә игълан ителгән Әдәбият елы кысаларында үтте. Балалар Факил абыйларының шигырьләрен сөйләде, җырларын җырлады. Кичәдә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зиләрә Имаметдинова, тальян гармунда уйнап, Факил Сафин шигырьләренә язылган җырларны башкарды. Балаларга Факил абыйлары кызыклы шигырьләрен укыды, һәрберсенә “Көмеш кыңгырау” газетасын бүләк итте. Кичә һәркемнең күңеленә хуш килде. |