Бездә кунакта – Факил Сафин  (12+)

14 март көнне 17 нче санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен танылган җирле язучы Факил Сафин белән очрашу оештырды.

20190314_095824
20190314_101248
20190314_104012
20190314_105245

Факил Сафинның яхшылыкка өндәүче, акыллы киңәшләр бирүче иҗаты беркемне дә битараф калдырмый. Кичә барышында балалар аның тормыш юлы белән танышты, Факил Миңнемөхәммәт улының җырларын тыңлады. Шәһәребезнең танылган шагыйрәсе Әлфия Ситдыйкованың Факил Сафин иҗаты турында ясаган чыгышы барысының да күңеленә хуш килде.

Юбиляр язучы үзенең китапларын тәкъдим итте, балаларга яхшы укырга, нәфис әдәбият укып, белемнәрен тагын да киңәйтергә киңәш итте. Укучылар да очрашуга әзерләнеп килгән иде, алар сәнгатьле итеп авторның шигырьләрен укыды. Чарада катнашучылар кунакка бик күп сораулар яудырды. Аларны бигрәк тә шигырьләрнең ничек һәм күпме тууы, язучының яраткан шагыйре кем булуы кызыксындырды. Очрашу барышында «Факил Сафинга 65 яшь» презентациясе күрсәтелде, «Бәхетле иҗат иясе» китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Тамашачылар алып баручыларга әлеге очрашуны оештырган өчен рәхмәт белдерде, Факил Миңнемөхәммәт улына зур иҗади уңышлар, яңа кызыклы әсәрләр тууын теләде. Мондый чаралар һәрчак бәйрәмне хәтерләтә, анда алган хис-кичерешләр күңелләрдә озак саклана.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: