Һәркемнең үз утравы (6+)

14 нче санлы китапханәдә «Зәңгәр чемодан сәяхәте» программасы кысаларында чара үткәрелде. Балалар Россиянең балалар язучысы Тамара Михееваның иҗаты һәм аның «Островитяне» дигән яңа китабы белән танышты.

остров
20211214_124533
20211214_132347

Китапта яшен вакытында утрауда берүзләре генә калган төп геройларның гаҗәеп тарихы тасвирлана. Цивилизациядән читтә югалып калып һәм сусыз-ризыксыз – алар беренче тапкыр шундый кыен хәлдә кала. Әмма, бу гадәти булмаган вакыйга балаларга үзләрендәге курку, шик-шөбһә кебек проблемаларны ачыкларга ярдәм итә. Китап буенча фикер алышканда яшүсмерләр арасында аралашуда катлаулыклар, теләсә нинди хәлдә дә кешелеклелекне саклап калу темалары күтәрелде. Яшь китап сөючеләр «Кеше яшәми торган утрауда исән калу өчен җиде киңәш» дигән файдалы видеоязма карадылар, коллективның бердәмлегенә, күзаллауны үстерүгә юнәлдерелгән  «Робинзоннар» уены үткәрелде. Балалар «Таныш булмаган урыннарда нинди ысуллар белән исән калырга?» дигән әңгәмәдә актив катнашты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: