Туган телем, якын дустыбыз син (0+)

17 февраль көнне 17 нче санлы китапханәдә «Туган телем, якын дустыбыз син» дигән танып белү дәресе узды.

Ты наш …
IMG_20220217_084912
IMG_20220217_091531
IMG_20220217_090154

Чара барышында балаларга һәр халыкның үз үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм теле барлыгы турында сөйләделәр; дәүләт символикасы, милли кием үрнәкләре белән таныштырдылар. Нәни китап сөючеләр бар телләрнең дә үзенчә күркәм булуы, һәркемнең үз телен яратырга, сакларга һәм аның белән горурланырга тиешлеге турында белде. Чара барышында балалар бик теләп һәм шатланып «Бизәкне алып куй», «Парын тап» уеннарында катнашты, татар һәм рус телләрендә шигырьләр укыды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: