«Әтиемә бүләк» иҗади дәрес (6+)

15 февраль көнне 24 нче санлы китапханәдә Китаплы яллар кысаларында «Әтиемә бүләк» дигән иҗади дәрес узды. Чара балаларны гына түгел, ә аларның әти-әниләрен дә берләштерде, алар бик теләп иҗат эшенә кушылды. 
Чараның төп идеясе әтиләр өчен орден рәвешендә пластилиннан кул эшләнмәсе ясау булды. Катнашучылар, әтиләргә карата мәхәббәт һәм хөрмәт символы буларак, күңел җылысы кушылган бүләкләр ясар өчен, хыялларын һәм тырышлыкларын эшкә җикте. 

1
2
3
4
5
Иң яшь укучылар өчен аерым бирем – хайваннар сыннарын ясау оештырылды. Балалар бик теләп, «Пластилиннан кул эшләре» һәм «Пластилин серләре» китапларындагы үрнәкләр буенча, кече моторика һәм күзаллауларын үстереп, кызык җәнлекләр ясады. 
Чара, барлык катнашучыларга иҗат итү шатлыгы гына түгел, ә гаилә белән бергә вакыт уздыру мөмкинлеге бүләк итеп, җылы һәм дустанә рухта узды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: