Зөлфия Нигманова иҗатына багышланган кичә (18+)
26 сентябрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә «Йолдызың балкып торсын» дигән исем астында «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы, алты шигъри җыентык авторы Зөлфия Нигмановага 70 яшь тулу уңае белән әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәдә юбилярны Чаллы Язучылар оешмасы рәисе Факил Сафин, шәһәребез язучылары Мансур Сафин, Зөләйха Минһаҗева, Рубис Зарипов, Әлфия Ситдыйковалар ихлас күңелдән котладылар. Кичә дәвамында Зөлфия Нигманова сүзләренә язылган җырлар (“Улыма”, “Яңа Ишлем”, “Сабантуй” һ.б.) Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рубис Зарипов, җырчылар Сәрия Нәбиуллина, Илсөяр Зарипова, Зөлфия Җиһан, Вера Васильева, шәһәребездә танылган «Замана» вокаль ансамбльләре тарафыннан башкарылды. Кичә тәмамлану алдыннан Зөлфия Нигманова үзенең яңа язылган шигырьләрен укучыларга тәкъдим итте, һәм аның белән бәйрәмен уртаклашкан тамашачыларга олуг рәхмәтләрен җиткерде. |