«Виват Виктория!» иҗади кичәсе (6+)

20 гыйнвар көнне шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә зур уңыш белән Виктория Ляховецкаяның иҗат кичәсе узды.

Аны дуслары, туганнары, хезмәттәшләре, шәкертләре, зур рәхмәтләрен белдереп, юбилее белән тәбрикләде! Картиналар кочагында көй-моң, чәчәкләр, җылы сүзләр яңгырады бу көнне.  
Кунаклар Виктория Викторовнаның гармун тарту осталыгына, аның яраткан «Снегурочкасы»на, укытучының композиторлык эшчәнлегенә, шигърият белән мавыгуына сокланды, юбиляр үзе язган шигырьләрне укыды һәм үз картиналары белән таныштырды. 

ляхафиша
ляховецкая 3
ляховецкая
ляховецкая1
ляховецкая2
ляховеөкая

Кече картиналар галереясында ул 50дән артык эшен тәкъдим итте. Бу акрил һәм акварель белән башкарылган рәсемнәр дә, чигү һәм сәйлән тезеп ясалган кул эшләнмәләре дә. Аның бар эшләре дә аерым бер пөхтәлек һәм тырышлык белән тудырылган.  
Экспозиция 8 февральгә кадәр эшләячәк. Теләге булган һәркемне күргәзмәгә чакырабыз. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: