«Кулларга эш – күңелгә бәйрәм»: иҗат кичәсе (12+)

24 март көнне 15 нче санлы китапханәдә «Чишмә» клубы кысаларында «Кулларга эш – күңелгә бәйрәм» дигән иҗат кичәсе үткәрелде. «Рус халык кәсепләре» презентациясе ярдәмендә кичә кунаклары Россиянең осталыклары белән танылган почмаклары буйлап виртуаль сәяхәт кылды. Клуб әгъзалары кәсепчелекнең ничек барлыкка килүе һәм безнең көннәргә кадәр аның ничек сакланып килүе турында белде. 

ф15
IMG-20230324-WA0030
IMG-20230324-WA0028
IMG-20230324-WA0031
IMG_20230324_152157

Чарага «Куллар тудырган могҗизалар» дигән кул эшләре күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда төрле техникада осталар башкарган эшләнмәләр тәкъдим ителде. Әлеге матурлык белән очрашудан алган шатлыкны кунакларга талантлы кул остасы Светлана Владимировна Негода алып килде. Ул тамбур энәчендә челтәр үрү буенча мастер-класс күрсәтте һәм кичәдә катнашучыларны сокландырган осталык серләре белән уртаклашты. Кичә бик җылы аралашу рухында узды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: