Рафис Сәлимҗановның иҗат кичәсе (12+)

Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә «Елан мөгезе» (1984), «Күкеле сәгать» (1986), «Великий язык тюрков» (2017) китаплары һәм башка күп санлы юмористик хикәяләр, публицистик мәкаләләр, сатирик повестьлар авторы, язучы, драматург, философ, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рафис Сәлимҗановка 70 яшь тулу уңаеннан шигърият, сатира-юмор, җыр һәм иҗат бәйрәме узды.

IMG_2389
IMG_2442
IMG_2412
IMG_2439
IMG_2436
IMG_2434
IMG_2387
IMG_2431
IMG_2428
IMG_2427
IMG_2425
IMG_2397
IMG_2424
IMG_2423
IMG_2421
IMG_2420
IMG_2416
IMG_2445
IMG_2405
IMG_2414
IMG_2409
IMG_2408
IMG_2403
IMG_2402
IMG_2401
IMG_2394
IMG_2410
Слайд3

Кичәдә Рафис Хәсән улына Татарстанның мәдәният министрлыгы исеменнән «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесен халык шагыйре, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның Дәүләт советы депутаты Ркаил Зәйдулла тапшырды.

Юбилярны котлап башкаладан килгән мәртәбәле язучылар Марсель Галиев, Газинур Морат, Риман Гыйлемханов һ.б. Р.Сәлимҗановның кабатланмас, фәлсәфи тирән фикерле, юмор хисле иҗади шәхес булуын ассызыклап үттеләр.

Бәйрәмдә Чаллы язучылар оешмасы рәисе Факил Сафин шәһәр хакимияте исеменнән рәхмәт хаты тапшырды. Шәһәребездә яшәп иҗат итүче язучы Рәкит Аллабирде шигырьләрен укыды, теләкләрен җиткерде һәм барлык килгән тамашачыларга дини китаплар бүләк итте. Шулай ук язучылар Әнвәр Шәрипов, Мирһади Разов, Галиәхмәт Шаһи, Айрат Суфиянов, Лилия Фәттахова, Зөләйха Минһаҗева, Зиннур Әһлиуллин, Рушания Гыйләҗева үз фикер-теләкләрен әйтте.

Рафис Сәлимҗановның якташы һәм дусты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, нәфис сүз остасы, баянчы, җырчы, композитор Алмаз Хәмзин үзенең шигырь һәм җырлары, автор-башкаручы Фәридә-Гөлсөяр дуэты үзләренең чыгышлары белән чараны тагын да ямьләндерде һәм җанландырды.

Рафис Сәлимҗановның туган авылы Тукай районы Иштирәк авылы халкы исеменнән авыл советы җитәкчесе, ветераннар советы рәисе юбилярга рәхмәт сүзләрен, истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Кичәдә авылның мәдәният йорты каршында эшләп килүче фольклор «Яшьлек» ансамбле төрле милләт халык биюләрен бүләк итте.

Кичәне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хәмидуллина һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Шәһри Казан» газетасының элеккеге редакторы, матбугат ветераны, язучы һәм журналист Илдус Илдарханов алып барды.

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: