«Яшәү яме»: иҗади кичә (18+)

24 гыйнвар көнне 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Чаллы язучысы, танылган спортчы Фәнис Нуретдинов белән берлектә «Яшәү яме» дигән иҗади кичә уздырды. 

Китапханәче язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган видеопрезентация күрсәтте һәм аның китапларына күзәтү үткәрде. Фәнис Бари улы чара кунакларын үзенең әсәрләре белән таныштырды, тормыш юлы турында сөйләде, шигырьләрен һәм юмористик хикәяләрен укыды.  

Иҗади очрашу юмор һәм оптимистлык белән тулы дустанә аралашу рухында узды.

Поделиться: