Людмила Ткачукның иҗат кичәсе (18+)
26 сентябрь көнне шәһәр үзәк китапханәсендә композитор, бард, Чаллының танылган автор-башкаручысы, республика, шәһәр, төбәк иҗади җыр фестивальләре лауреаты, дипломанты Людмила Ткачукның бенефис кичәсе узды. Аның 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә барышында «7-сольный» исемле яңа альбомы тәкъдим ителде, анда 42 җыр кертелгән. Автор Ткачук башкаруында шәһәребезнең М.Сафин, Л. Тимофеева, С. Летяга, Р. Гайсин кебек шагыйрьләре шигырьләренә язылган җырлар һәм романслар яңгырады. Кичә барышында юбилярның иҗаты турында җылы фикерләр яңгырады һәм җирле шагыйрьләр аңа багышлап шигырьләрен укыды. Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте рәисе А.В. Челноков Л.А.Ткачукка медаль һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең атказанган хезмәткәре дигән таныклык тапшырды. |