«Кәгазь тылсымы» иҗади почмак (0+)

5 август көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе «Ерак-ерак патшалык» скверында ишегалды бәйрәме үткәрүдә актив катнашты һәм балалар, аларның әти-әниләре өчен «Кәгазь тылсымы» дигән иҗади почмак оештырды.

1 image-06-08-25-08-26
2image-06-08-25-08-28
3image-06-08-25-08-26-3
4image-06-08-25-08-28-5
5IMG_5603
6IMG_5608
7 IMG_5589
8JtPUZnHyjunWDapreScYEsN_1yp3bmigQNEjCxkDnK3MTrlhoT2IrF8l0fmA9R8X4sggGmoogJLhRgGROlBrMWhO
9IMG-20250805-WA0150
Китапханәче җитәкчелеге астында балалар энтузиазм белән эшкә тотынды, матур кәгазь беләзекләр һәм кабатланмс эшләпәләр, китап кыстыргычлары ясады. Эш барышында күптөрле материаллар: төрле төсле сәйләннәр һәм ялтыравык тасмалардан алып гади кәгазь стаканнар һәм төсле карандашларга кадәр кулланылды, алар оста куллар астында чын сәнгать әсәрләренә әйләнде. Чара кунаклары иҗади эшкә кереп чумды һәм бик мавыгып үз куллары белән кабатланмас беләзекләр һәм кызык эшләпәләр ясады. Вакыт сизелмичә дә үтеп китте, чөнки балалар бу шөгыль белән бик мавыккан иде. Бу чын иҗат бәйрәме булды, анда һәркем үз фантазиясен эшкә җигә һәм актив катнаша алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: