«Бар буяулар әнием өчен» иҗади практикумы (0+)

24 нче санлы китапханәдә аерым бео җылылык һәм илһам белән Әниләр көненә багышланган «Бар буяулар әнием өчен» дигән иҗади практикум узды.
Катнашучыларның төп бурычы үзенчәлекле бүләк – һәркем үзенең мәхәббәтен сала һәм рәхмәтен белдерә алган открытка ясау булды. 

24ф23.1.25.3
24ф23.11.25.2
24ф23.11.25.4
24ф23.11.25.5
24ф. Творческий практикум «Все краски для моей мамы» (6 )

Балалар һәм әниләр бергәләп көя куйды: материаллар сайлады, композицияне уйлап тапты. Кемдер  открытканы аппликация техникасында, кемдер – күләмле элементлар белән ясарга булды. Өлкәннәр үзләренең осталык серләрен балалар белән бүлеште, ә яшь катнашучылар, үз чиратында, әниләрен бетмәс-төкәнмәс фантазияләре һәм үзенчәлекле идеяләре белән гаҗәпләндерде. 
Иҗат эше барышында катнашучылар матур открыткалар ясау белән бергә, аралашты, истәлекләре белән уртаклашты, бер-берсенә үз әниләрен аеруча нәрсә өчен яратулары турында сөйләде. Китапханәчеләр иҗади рухны тагын да җанландырып, файдалы киңәшләрен бирде һәм кыю уй-идеяләрне тормышка ашырырга ярдәм итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: