«Көзге хыяллар» иҗади утырмалар (18+)

Элекке заманнарда кызлар утырмаларга җыелып, бергәләп җырлар җырлаганнар, кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр, уеннар уйнаганнар. Менә бүген дә өлкән буын укучылар, табигый материалдан кызыклы кул эшләнмәләре ясар өчен, иҗади утырмаларга җыелды. Өстәл тулы көзге яфраклар, камышлар, кайрылар, күркәләр һәм башка бик күп әйберләр чарага килүчеләрне үз иҗади сәләтләрен күрсәтергә рухландырды. Табигый материаллардан бик күркәм инсталляцияләр, картиналар, җәнлекләр ясадылар, шул ук вакытта мавыктыргыч әңгәмәләр алып бардылар һәм җырлар җырладылар. 

IMG_2866
IMG_2871
IMG_2872
IMG_2874
IMG_2876
IMG_2878

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: