«София Шафикованың тылсымлы әкиятләр дөньясы» иҗади очрашу (6+)

Күптәннән сер түгел, нәни балалар бу дөньяны башкачарак күрә. Ул алар өчен серле, әкияти, кызыклы. Өлкәннәр исә бу күзаллауда ярдәм итәргә тиеш. «Аккош» әдәби берләшмәсе әгъзасы София Шафикова да шундый фикердә. 21 март көнне, Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында, шәһәр үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә автор башлангыч сыйныф укучылары өчен өр-яңа «Илюша» һәм «Земляничная поляна» басмаларын тәкъдир итте, бу китаплар «Волшебник Эрик» (2024) әкиятләр сериясендә чыкты. 

впппфппф
IMG_20240321_120230_884
IMG_20240321_120341_081
IMG_20240321_124808_592

Язучы әлеге китапларның барлыкка килү тарихын сөйләде, балаларга мәхәббәтнең беренче баскычы мәрхәмәтлелек булуын аңлатты. С. Шафикова әкиятләренең төп герое тылсымчы Эрик, аның прототибы авторның кызының балачак дусты. Тылсымчы Эрик белән янәшә үз тормышларында күпне күрергә өлгергән яшь геройлар.
Автор тыңлаучыларны әлеге сериядән тагын да яңа әкиятләр белән шатландырырга сүз бирде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: