«Халык кәсепче осталарында кунакта»: иҗади очрашу (6+)

27 һәм 28 апрельләрдә Үзәк балалар китапханәсендә  «Халык кәсепче осталарында кунакта» дигән иҗади очрашу үтте.

В гостях у мастеров
3
1
4
2
5

Олылар абонементының актив укучысы, бар эшкә дә уңган-булган Арасланова Вера Валентиновна балаларга бик теләп үз осталыгы серләрен ачарга ризалашты. Ул укучыларга саклаучы курчак тарихын, аларның кайсы материалдан һәм ни өчен ясалуы турында сөйләде. 

Балалар презентация һәм танып белү видеосы ярдәмендә Россиянең танылган почмаклары буйлап сәяхәт кылды һәм кәсепчелек тууы, аның безнең көннәргә кадәр ничек саклануы турында белде. Китапханәнең уку залында халык осталары эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылды һәм яшь китап сөючеләр балчыктан ясалган әйберләрне, агачка уеп ясалган бизәкләрне, чигелгән сөлгеләр һәм япмалар, матрешкалар, саклаучы курчаклар һ.б.ларны күрде. 
Чара азагында яшь китап сөючеләр осталар ролендә үзен сынап карый алды һәм бик теләп үз куллары белән саклаучы курчак ясады. Биремне барысы да искиткеч итеп үтәде!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: