«Күңелемнең шигъри кыллары» Иҗади очрашу (12+)
27
Март 2019
Чәршәмбе
27 март көнне 1 нче санлы китапханәнең уку залында өлкән сыйныф укучылары шагыйрь, автор-башкаручы Сергей Камчадалов белән очрашты. Күпкырлы талант иясе, гомумән, кызыклы шәхес буларак шагыйрь укучыларны үзенә җәлеп итте. С.Камчадалов репертуарындагы җырлар һәм шигырьләр тормышның төрледән-төрле темаларын чагылдыра. Гитара уйнавы астында автор үзенең җырларын башкарып, очрашуга килүчеләрнең күңелен биләп алды. Чара бер сулышта узды, хәтта вакытның узганы сизелми дә калды. Укытучылар, мәктәп укучылары һәм китапханәчеләр шундый җылы һәм матур очрашу өчен Сергей Камчадаловка рәхмәтләрен белдерде.
|