Шагыйрә, рәссам, композитор, автор-башкаручы Фәридә Сәхәбиева белән иҗади очрашу (6+)

23 март көнне шәһәр үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсенең яшь, талантлы әгъзасы, шагыйрә, рәссам, композитор, автор-башкаручы Фәридә Сәхәбиева белән иҗади очрашу уздырды. Кичә автор иҗатындагы шигырьләр һәм җырларга бай булды. Авторның күпкырлы иҗаты китап сөючеләребез күңелендә үз урынын тапты. Шулай ук чарада Ф. Сәхәбиеваның фикердәш дуслары катнашты. Кичә кунаклары күңел хисләрен чагылдыручы юлларга битараф кала алмады. Шигырьләрне артистларча башкару, үзәкөзгеч җырлар шигъри кичәгә кабатланмас атмосфера бирде. 

Поделиться: