«Балаларда кунакта – язучы»: иҗади очрашу (6+)

12 май көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә укучылар Чаллы язучысы Марс Нәфыйк улы Яһудин белән очрашты. 

Язучы белән танышу балалар өчен очраклы гына булмады. Китапханәнең яшь китап сөючеләре укытучылары Насыйбуллина Роза Илдар кызы җитәкчелегендә үзләре иҗат иткән шигырьләрдән җыентык бастырып чыгарды һәм аны китапханәдә тәкъдим итәргә булды. 

Писатель в гостях у детей
где мой нос
знакомство с книгами
знакомтесь марс ягудин
мои стихи
наш сборник
общее фото
стих мастер-класс
стихи читаем сами

Россия язучылар берлеге һәм Татарстан Республикасы журналистлар берлеге, Россия Әдәби фонды һәм Халыкара Әдәби фонды әгъзасы Марс Яһудин балалар өчен аларның иҗади башлангычларында остаз булды.

Язучы үзенең тормыш юлы һәм иҗаты, үз әсәрләре өчен сюжетларны каян алуы, илһам чыганаклары һәм үз китапларында чагылдырган төрле тормыш хәлләре турында сөйләде. Аның «Где мой нос» китабы һәм исеменең тарихы турында мәгълүмат балаларда аерча зур кызыксыну уятты. 

Марс Нәфыйк улы – мавыктыргыч итеп сөйли белә һәм ул бик яхшы әңгәмәдәш, шунлыктан чара бик кызыклы узды. Балалар язучыга күп сораулар яудырды. Аларны барысы да – балачагыннан башлап киләчәккә иҗади планнарына кадәр сораулар кызыксындыра.

Һәм без язучы белән очрашулар тагын булыр дип ышанып калабыз.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: