«Сагышларым, табышларым» иҗади очрашу (12+)
26 март көнне шәһәр үзәк китапханәсенең Әдәбият тарихы музеенда Россия һәм Татарстан рәссамнар берлекләре әгъзасы, ТР язучылар берлеге әгъзасы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хәмит Латыпов белән иҗади очрашу узды. Чара барышында Хәмит Нәҗип улы укучыларны тормыш юлы һәм күпкырлы иҗаты белән таныштырды. Ул 11 китабы һәм альбомнарын тәкъдим итте, аларда авторның шигырьләре сәнгать әсәрләре (графика, рәсем, керамика, агачтан кисеп ясау) белән бизәлгән. Х.Латыпов шигырьләре лирик һәм тирән фәлсәфи рухта, аларда булачак шагыйрьгә 7 ай вакытта вафат булган әнисен сагыну, аны югалту ачысы, юксыну хисләре чагыла. Ул шулай ук танылган җырлар авторы да. Чарага килүчеләр популяр татар җырчысы Гөлзада Сафиуллина башкаруындагы «Әй киң, төрки даласы» җырына видеоклипны карады, авторның 75 яшьлек юбилеена әзерләнгән балалар өчен шигырьләре яңгыраган радиотапшыруның аудиоязмасын тыңлады. Очрашу барышында «Шүрәле кайгысы» күргәзмәсен ачу тантанасы узды. Вернисажда агачтан кисеп ясалган эшләре тәкъдим ителде. Авторның кисеп уеп ясалган агачы – ул урман сәнгате белән кушылу нәтиҗәсе. Аның эшләре татар әкиятләре, мифология, авыл кешеләре образлары, кошлар, хайваннар дөньясы вәкилләренең тере катламнары һәм космогоник рельефлар белән бизәлгән. |