«Иң назлыга, иң мөлаемгә» иҗади остаханә (6+)

14 ноябрьдә 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Алдынгы укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез!» программасы кысаларында, яшь укучылар өчен «Иң назлыга, иң мөлаемгә» иҗади остаханәсе уздырды.

плрдюб
(1)IMG_2638
(2)IMG_2659
(3)IMG_2648
(4)IMG_2684
(5)IMG_2690

Чара башында балалар «әни» сүзенең җир йөзендә иң борынгылардан булуы һәм барлык телләрдә дә диярлек аның бертөрле яңгыравы турында белде. Классик шагыйрьләр һәм хәзерге заман язучыларының әниләр турындагы балалар өчен язылган шигырьләре һәм җырлары яңгырады. Китапханәче җитәкчелегендә әниләренә бүләккә балалар төсле кәгазьләрдән һәм сәйләннәрдән матур открыткалар ясады. Һәр бала бик тырышты, барысы да үз әнисе иң матур открытка иясе булуын теләде. 

Очрашу барышында балалар гадәти булмаган әйбер ясарга, фантазияләрен эшкә җигәргә, хис-кичерешләрен белдерергә һәм үз хезмәтенең нәтиҗәсенә шатланырга өйрәнде.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: