«Бер ромашка, ике ромашка…» иҗади остаханәсе (6+)

Ел саен 8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне – гаилә кыйммәтләрен саклауга багышланган бәйрәм билгеләп үтелә.  Бу көнгә 16 нчы санлы китапханә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Бер ромашка, ике ромашка…» дигән иҗади остаханә үткәрде. Башта китапханәче күркәм гаилә тормышы: Петр һәм Феврония турында, һәм ни өчен нәкъ менә бу изгеләрнең исемнәре белән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бәйле булуын сөйләде. 

ву
1720449844507
1720449844655
1720449844703
1720449844737
1720450712538
Безнең илдә ромашка чәчәген мәхәббәт һәм игътибар билгесе буларак бүләк итәләр. Чара вакытында балалар үз куллары белән кәгазьдән ромашкалар ясады. Матур һәм шат күңелле ромашка бәйрәмне популяр итә һәм таныта. Очрашу азагында һәр баланың үз ромашкасы – сафлык, наз һәм мәхәббәт символы барлыкка килде. Чарада катнашучылар бик күп яңа кызыклы мәгълүмат алды, һәрберсендә әлеге очрашудан бары тик җылы һәм матур онытылмас хис-кичерешләр калды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: