«Җиңү бөркетләре» иҗади остаханәсе (6+)
13
Май 2024
Дүшәмбе
9 май – якты һәм шатлыклы көн, илебездәге иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне Бөек Ватан сугышы тәмамланган. Күп еллар элек немец гаскәрләре безнең җирләргә басып керә, ә безнең халык кечесеннән олысына кадәр, ир-атлар һәм хатын-кызлар, шул исәптән балалар һәм картлар, Туган илне саклап көрәш юлына баса. Без тынычлык бүләк иткән сугышчыларыбызга рәхмәтле. Кечкенәдән үк үз илең һәм халкың өчен горрурлык хисе тәрбияләргә һәм совет халкының фашизмны Бөек Җиңүе бәйрәменең әһәмияте турында искә төшереп торырга кирәк. Әлеге бөек бәйрәмгә 16 нчы санлы китапханә белән бергә балалар бакчасы балалары «Тынычлык күгәрчене»н ясады. |