«Яңа ел күңел ачулары» иҗади остаханә (6+)

Тиздән иң күңелле гаилә бәйрәме килеп җитә. Яңа елны каршылау – өлкәннәр дә, балалар да түземсезлек белән көтеп ала торган иң матур һәм тылсымлы вакыйга. Шунлыктан Яңа елга гадәттә алдан әзерләнәләр: бәйрәм өстәленә меню, бүләкләр исемлеген уйлыйлар, өйне бизиләр. Фатирны яки йортны бизәү турында да онытмаска кирәк. Яңа ел бизәкләрен үз кулларың белән ясау бик авыр түгел: гадәти әйберләрне яңа ел өстәлен бизәү һәм бинада бәйрәм рухы тудыру өчен бизәү әйберсенә әйләндерергә мөмкин буөлган бик күп сәнгать материаллары бар. Үз кулларың белән күңел җылысы салып ясалган бүләкләр аеруча кадерле. 

мимвы
20241212_095150
20241212_101636
20241212_101816
20241212_102647

12 декабрьдә 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Яңа ел күңел ачулары» дигән иҗади остаханә үткәрде. Чара барышында балалар үзләрен тылсымлы яңа ел бизәү әйберләре ясаучы осталар ролендә сынап карады. Балалар чыршы уенчыклары ясады, моның өчен аларга буяулар, мамыклы таякчыклар һәм бер чеметем тылсым кирәк булды. Нәни осталарның яңа ел шарлары бик матур килеп чыкты, алар бу уенчыкларны чыршыга эләчәк һәм иң зур теләкләрен теләячәк! 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: