«Курчаклар-дус кызлар – иң яхшы уенчыклар» иҗади остаханәсе (6+)
16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен «Курчаклар-дус кызлар – иң яхшы уенчыклар» дигән иҗади остаханә уздырды. Чара балаларда халык иҗаты чыганакларына карата кызыксынуны үстерү максатыннан үткәрелде. Очрашу башында китапханәче Рус илендә тукымадан ясалган халык курчакларның тарихы белән таныштырды, аларның төрләре, мондый курчакларны ясаганда үтәлергә тиешле кагыйдәләр турында сөйләде. Шуннан соң яшь осталар азарт белән эшкә тотынды һәм, фантазияләрен кушып, үз куллары белән гади тукыма кисәкләреннән үзләре өчен «Бармакка куянчык» чүпрәк уен курчагын ясады. Кечкенә куяннар төрле-төрле килеп чыкты: озын колаклылар һәм йомшаклар, зурлар һәм бәләкәйләр, әмма барысы да матурлар һәм балалар йөзендә елмаю тудыра торган булдылар.
|