«Көз буяулары» иҗади остаханә (6+)

Көз – елның гаҗәеп күркәм чоры! Ул никадәр матур төсле буяулар бүләк итә! Елның бу фасылында табигать аеруча гүзәл. Көзнең буяулары иҗатка рухландыра. Билгеле булганча, иҗади биремнәр кече моториканы үстерә, баланың сөйләм телен фоормалаштыруда уңай йогынты ясый, игътибарлылыкны һәм фантазияне үстерә, шулай ук балаларга рәсем ясау, кайчы белән кисү, кәгазь, пластилин белән эшләү кебек яңа күнекмәләрне үзләштерергә мөмкинлек бирә. 11 сентябрьдә 16 нчы санлы китапханә укучылар белән иҗади остаханә үткәрде. Дәрестә балалар көзге кул эшләнмәсе – төсле кәгазьләр һәм җилем ярдәмендә өрәңге яфраклары ясады. Балаларның күз явын алырлык, көзге кәеф тудыручы матур кул эшләре барлыкка килде!

апрыкер
IMG-20240911-WA0008
IMG-20240911-WA0005(1)
IMG-20240910-WA0002

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: