«Кыш могҗизалары» иҗади остаханәсе (6+)

Кышын табигать әкияти киңлеккә әйләнә: җир ак юрганын ябына, агачлар көмеш бәскә төренә, һава суык сафлык белән тула, ә бәллүр кар бөртекләре кояшта бриллиантлар чәчелгәндәй җемелди. 20 гыйнварда 16 нчы санлы китапханә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Кыш могҗизалары» дигән иҗади остаханә уздырды.

IMG_20260120_155626
IMG-20260120-WA0011
IMG-20260120-WA0012
IMG-20260120-WA0008

Иҗади остаханәдә балалар оригами техникасында иң кышкы җәнлекне – ак поляр аюны ясады. Эш барышында балалар кече моториканы үстерә алды, шулай ук сәнгати күнекмәләрен, фантазияләрен һәм креатив фикерләүләрен күрсәтте. Кул эшләнмәсен ясау өчен, кызлар һәм малайлар ак кәгазь бите, кайчы һәм җилем кулланды, бик тырышып һәм мавыгу белән оригами-кул эшләнмәсен әзерләде, һәм нәтиҗәдә һәр катнашучының бик күркәм ак аю баласы барлыкка килде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: