Батырлыгың мәңге онытылмас! (6+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре балалар өчен татар шагыйре М.Җәлилгә багышланган «Батырлыгың мәңге онытылмас!» дигән әдәби кичә уздырды. 

Муса Җәлил – гражданлык һәм шәхси батырлык, Ватанга чиксез мәхәббәт символы. Аның гомере – кыска һәм аянычлы, әдәби мирасы – бай һәм югары дәрәҗәдә профессионал була. Чара барышында балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатыннан кызыклы мизгелләр белән танышты, видеофильм, аның иҗатын өйрәнүчеләр белән интервьюны карады.

Презентацияне карап, укучылар шагыйрьнең кырыс фронт тормышы, фашист концлагерьлары дивары артында узган куркыныч көннәре, ул вакытларда Муса Җәлилнең бердәнбер коралы шигырьләре һәм каләме булуы турында белде. Шулай ук Муса Җәлилнең Казанда урнашкан музей-фатиры белән таныштылар. Аның чын экспонатлар нгезендә төзелгән экспозициясе шагыйрь тормышының Казан чоры, сугыш вакытының фаҗигале битләре һәм сугыш әсиренең авыр язмышы турында сөйли. 

Очрашуда авторның шигырьләре төрле телләрдә яңгырады. Катнашучылар каһарман-шагыйрь турында булган белемнәрен М.Җәлилгә багышланган викторина барышында күрсәтте. 

Поделиться: