Батырлыгы гасырлар буена онытылмас (6+)

15 февраль көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге «Батырлыгы гасырлар буена онытылмас» кичәсе уздырды.
Чарада слайд-презентация ярдәмендә балалар бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең иҗаты белән танышып кына калмады, ә аның биографиясеннән кызыклы фактларны белә, аның балачак хатирәләре дөньясына кереп чума алды. Шуннан соң укучыларга шагыйрьнең Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыклары турында сөйләделәр. 1942 елның җәендә авыр яраланган Җәлил әсирлеккә эләгә. Әсирлектә, кеше яши алмаслык шартларда да, ул, корал урынына кулына каләм алып, фашистларга каршы көрәшен дәвам итә. Төрмәдә узган бер ел эчендә ул ике кулъязма шигырьләр китабы яза – алар «Моабит дәфтәрләре» дигән исем ала һәм аның өчен Муса Җәлил Ленин премиясенә лаек була. Бөек шагыйрьнең фашист әсирлегендә язылган шигырьләре кайтаваз булып әле озак еллар яңгырар. Халык аның иҗатын яратып һәм горурланып укый. Ватандашыбыз Муса Җәлил турында хәтер безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Поделиться: