«Классиканың алтын битләре» турниры (12+)

Укучылар 6 нчы санлы китапханәдә Россиянең танылган 18-19 гасыр язучылары һәм шагыйрьләре иҗаты буенча турнирда катнашты. Әдәби табышмаклар чишеп, мәктәп укучылары язучыларның тормыш юлы буенча сорауларга җавап бирде, аларның мәктәп программасына кертелгән әсәрләре битләре буйлап сәяхәт кылды, танылган әдәби геройларны искә төшерде. 

«Балалар бите»ндә сораулар тәкъдим ителде, мәсәлән, «И.А.Крылов мәсәлендәге танылган квартет геройларын атагыз». «Биографик тур»да «Кайсы язучы сигез чит тел белгән?», «А.С. Пушкин, Л.Н. Толстой исемнәре белән бәйле истәлекле урыннарны атагыз…» сораулары яңгырады. «Әдәби әсәрләр битләре буйлап» турында «Кем һәм кайсы әсәрдә бу сүзләрне әйтә…», «Дүрт сүздән әсәрне таны» сорауларына җавап бирделәр. «Әдәби геройлар тирәсендә» дигән турда балалар геройны телдән тасвирламасы буенча ачыклады. «Әдәби чылбыр» исемле соңгы биремдә төп бурыч авторны әсәр һәм герой исеме белән тоташтыру булды. Командалар биремнәрне уңышлы башкарып чыкты һәм рус әдәбияты буенча үз белемнәрен күрсәтте.  

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: