«Пушкин әкиятләре һәрчак хәтердә» белгечләр турниры (18+)

Бөек шагыйрьнең тууына 225 ел узса да, аның даһилыгы безнең арада йөреп, йөрәкләрдә һәм акылда иң яхшы уйлар тудыра… Әлеге истәлекле көн уңаеннан 1 нче санлы китапханә «Пушкин әкиятләре һәрчак хәтердә» дигән белгечләр турниры уздырды.
Пушкин иҗатында һәрберебезнең үз яраткан әсәре бар. Аның әсәрләре безнең йөрәкләрдә, күңелләрдә яши. Пушкин үзенең әкиятләрен иҗатының чәчәк аткан чорында язган. Аның әкиятләре баштарак өлкәннәр өчен язылган була.

парарвнеыв
smart
smart
smart

Чара җылы иҗади рухта узды, катнашучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәи иҗатын искә төшерде, «Нинди гүзәл әкиятләр!» әдәби викторинасы сорауларына җавап бирде, «Шигъри буталчык»ны чиште, таныш әкиятләрендәге геройларны һәм явызларны искә төшерде һәм тәкъдим ителгән өзекләрне дәвам итте, кроссворд чиште.
Әлеге чара өчен «Гасырлар уза, әмма Пушкин яши» китап күргәзмәсе әзерләнгән иде һәм аңа кыскача күзәтү ясалды.
Еллар уза, ә пушкин юллары вакыт аша дулкыннардай йөгерә бирә. Аның әкиятләре тылсым өрә һәм картаймый, чөнки алар бары тик яхшылыкка һәм гаделлеккә өйрәтә. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: