«Сезнең хокуклар – сезнең кулларда» яшь хокук яклаучылар турниры (12+)
11 март көнне 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Сезнең хокуклар – сезнең кулларда» дигән яшь хокук яклаучылар турниры уздырды. Турнирны танып белү бәйгеләре дәвам итте. «Хокукый дәрәҗә» бәйгесендә балалар хокук һәм вазифалар язылган карточкаларны яшь этапларына бүлеп куярга тиеш булды. «Нәниләр авызы белән» бәйгесе яшьләрдә аеруча зур кызыксыну уятты, анда төшенчәләр нәниләр аңлаганча яңгырады, ә яшүсмерләргә аларны белергә кирәк булды. «Әкияти» бәйгесендә алар, «Бала хокуклары турында конвенция»гә нигезләнеп, әкият геройларының нниди хокуклары бозылганын ачыклады һәм әкиятләрнең исемнәрен атады. «Килеп чыккан хәлләр» бәйгесендә яшүсмерләр хокук бозу вакыйгаларын сәхнәләштереп күрсәтте һәм шулар буенча төшенчәләрне искә төшерде. |