«Россия халыклары мозаикасы» турниры (12+)

12 октябрьдә, Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында, Шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре студентлар өчен «Россия халыклары мозаикасы» дигән турнир уздырды.
Командаларның катнашучылары Россия халыклары тормышының төрле якларына кагылышлы белемнәрдә ярышты: милли гореф-гадәтләр һәм йолалар, милли ризыклар һәм кулинария үзенчәлекләре, милли кием элементлары, мәдәни мирас,  музыка кораллары һәм биюләр.
Командалар мәдәният һәм тарих буенча тирән белемнәрен күрсәтте. Чара катнашучыларны берләштерде, күпмилләтле ил өчен горурлык хисе тудырды һәм бик күп уңай хис-кичерешләр калдырды. 

Поделиться: