Тукайга багышлана (12+)
26 апрельдә без күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуны билгеләп үтәбез. Татар әдәбияты үсеше тарихына ул милли шигърияткә нигез салган һәм аның классик стилен булдырган бөек халык шагыйре буларак кереп кала. Бу көнне 1 нче санлы китапханәдә Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бәйрәм чаралары узды. Г.Тукай иҗаты буенча әдәби дәрес «Сандугачтай моңлы Тукай теле» дип аталды. Тукай турында сөйләгәндә, китапханәче аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Шуннан соң бөек шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле уку буенча шигъри флэшмоб үтте. Кичә азагында катнашучылар татар халкының гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын җырлады. |