«Тукай иленә сәяхәт»…

21
4
21,2
6

21 нче апрель көнне 12 нче  санлы татар китапханәсе 29 нчы гимназия укучылары өчен Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан «Тукай иленә сәяхәт» дигән телдән журнал үткәрде.

Журналның «Тукай безнең күңелләрдә» дип аталган битендә балалар шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына багышланган электрон презентация карадылар. 2 нче бите «Мин Тукайны укыйм» дип аталган иде, балалар яттан Тукай шигырьләрен сөйләделәр. «Тылсымлы сәхифәләр» битендә Тукай иҗатыннан мультфильмнар күрсәтелде. Журналның «Тукай турында истәлекләр» дип аталган 4 нче битендә укучылар истәлекле урыннарга багышланган электрон презентация белән таныштылар.

Тукай иҗаты балалар әдәбиятының нигезен тәшкил итә. Аның балалар өчен  язган шигырьләре, әкиятләре балалар тарафыннан бүген дә яратып укыла. Тукай  иҗаты туган телгә, милли гореф-гадәтләргә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли. Туган җирне, туган илне яратырга,  барлык тереклеккә карата мәрхәмәтле булырга өйрәтә.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: